Татарстанлыларны июньдә өч көнлек яллар көтә

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн булып тора. Моннан кала, Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февраленнән чыккан 1448- XII номерлы “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Законы нигезендә Татарстанда Ураза гаете дә эшләми торган бәйрәм көн дип санала. ТР Президенты Указы буенча 25 июнь Ураза гаетен бәйрәм итү көне булып тора. Татарстан Республикасында ял көннәре белән бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көннәренә өстәмә ял көне өстәлми.

Шулай итеп, 2017 елда биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12, 24 һәм 25 июнь көннәре ял көннәре булып тора, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International