Чирмешән авылы оешуга 285 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында "Замана белән, район белән бергә атлыйбыз" темасына туган як сәгате уздырдылар. Чара барышында китапханәчеләр районның танылган кешеләре, тарихы турында сөйләделәр.