"СТОП! ВИЧ! СПИД!" республика акциясе кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Елена Шипилова һәм социаль хезмәткәр Галина Микушова Чирмешән лицеенда "Без СПИДка каршы" акциясе уздырдылар. Акция үткәрелгән класста җенси юл белән таралучы СПИД, ВИЧ авырулары турында әңгәмә уздырылды, һәр укучы бу проблема турында үз фикерен белдерде. Чара ахырында укучылар "БЕЗ СПИДка КАРШЫ" плакатына ал тасмалар кададылар.