"ЯШЬ ГВАРДИЯ БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Чирмешән җирле бүлекчәсе активистлары административ комиссиянең баш белгече Татьяна Якимова һәм беренче Чирмешән мәктәбе укучылары белән берлектә Чирмешән елгасы яр буенда чисталык өмәсе уздырдылар. Өмәдә катнашучылар күпер астындагы чүп-чарны тулысы белән җыеп алдылар, шул ук вакытта алар пластик белән кәгазь калдыкларын да аерып капчыкларга тутырдылар. Бер-берсе белән киңәшеп, аңлашып эшләгәч эшне дә тиз төгәлләделәр.