Бүген Халыкара шәфкать туташлары көне

2017 елның 12 мае, җомга

12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.

Сүз дә юк, шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.

Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Петр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү авыр.

Бүген республиканың медицина оешмаларында 33 меңнән артык шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International