Пенсия фонды мобиль кушымта тәкъдим итте

2017 елның 12 мае, җомга

Пенсия фонды мобиль кушымта тәкъдим итте. Аның ярдәмендә Пенсия фондындагы шәхси счетың, эш бирүче күчергән иминият кертемнәре турында мәгълүмат, шулай ук приемга язылырга һәм кирәкле документларга заказ бирергә мөмкин. 

Ios һәм Android платформаларында эшли торган әлеге кушымта, мобиль җайланмалар кулланучыларга Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинетта тәкъдим ителгән төп функцияләрдән бушлай файдаланырга мөмкинлек бирә.  

Кушымтага керү өчен дүрт урынлы пин-код кертергә һәм дәүләт хезмәтләре порталында расланган учет язуы аркылы авторизация үтәргә кирәк.  Гадиләштерелгән яки стандарт учет язуын Россия почтасы, Ростелеком яки Пенсия фондының клиентлык хезмәтендә расларга була. Алга таба кабинетка шушы пин-код ярдәмендә керергә кирәк.

     Кушымтада тәкъдим ителгән хезмәтләрнең кайберләрен  дәүләт хезмәтләре порталында авторизациядән башка да кулланырга була. Мәсәлән, якындагы клиентлык хезмәтен яки күпфункцияле үзәкне кушымта геолокация ярдәме белән дә табып, язылырга мөмкинлек бирә.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International