Бүген Чирмешән муниципаль районында "Сәламәтлек - 2017" Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы уза.
Безнең зонада сартакиадада җиде команда: Яңа Чишмә, Әлки, Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Спасс, Чирмешән районнары больницалары командалары катнашты. Командаларның капитаннары - баш врачлар.
Спартакиадада җиңел атлетика, өстәл теннесы һәм шахмат буенча ярышлар узды. Бадминтон, волейбол буенча ярышлар дәвам итә. Финалда аркан тартышу була.