Чирмешән район Советының юридик бүлеге начальнигы Рунова Татьяна Викторовна  "Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, Татарстанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Россиядә Җирле үзидарә көне алдыннан, Казанда республиканың муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр һәм муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатында 2006 елдан әлеге бәйгене “Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе оештыра. Шулай ук бишенче ел аны үткәрүдә Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан оешмасы да катнаша.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Татарстан Дәүләт Советы бинасында узды. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, быел 15 номинация буенча үткәрелгән бәйгегә республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән барлыгы 167 гариза кабул ителгән (үткән ел – 164). Минсәгыйть Шакиров иң актив районнарны атады – Саба районыннан 15 гариза, Казаннан – 11, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән – һәркайсыннан 9, Арча һәм Чаллыдан 7шәр гариза килгән. 

Бәйгегә нәтиҗә ясап, быел җирле үзидарә органнарында эшләүче 59 муниципаль хезмәткәрнең эшчәнлеге дипломнар, 20–30 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән билгеләп үтелде. Шулай ук җирле үзидарә темасын яктырта торган гаммәви-мәгълүмат чаралары, журналистлар арасындагы иҗади бәйгегә дә йомгак ясалды.


Чирмешән район Советының юридик бүлеге начальнигы Рунова Татьяна Викторовна  "Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International