Яшь музыкантларның "Кече шәһәрләр" XIV республика конкурсы

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Алабуга шәһәрендә узган яшь музыкантларның "Кече шәһәрләр"  XIV республика конкурсында балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү яулады.

Халык уен кораллары номинациясендә Никита Михляев икенче дәрәҗә лауреат, Мансур Галәүтдинов өченче дәрәҗә лауреат булды (укытучылары - Салахова Гүзәлия Салих кызы), Илназ Галимов (укытучысы Юрин Владимир Григорьевич) дипломант исеме алды.

Ансамбльләр номинациясендә "Серебряные струны" (укытучылары Салахова Гүзәлия Салих кызы) ансамбле  икенче дәрәҗә лауреат, "Фантазия" ансамбле (укытучылары Юрин Владимир Григорьевич) өченче дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International