"Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 7-9 класс укучылары арасында "Мин Россия гражданины" темасына инша конкурсы игълан итә.
Иншага таләпләр:
1. Текст А4 форматындагы кәгазьдә булырга тиеш ( пичәтләү шарт түгел).
2. Иншаны рәсемнәр белән бизәргә мөмкин.
3. Күләме 2 биттән артмаска тиеш.
Эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: МФЦ, 2нче кат, 22нче кабинет.
Конкурсны үткәрү срогы: 27. 03. 2017дән 14. 04. 2017.
Конкурска 2017 елның 18 апрелендә йомгак ясала, нәтиҗәләре район сайтында урнаштырылачак.