Хезмәткә-хөрмәт

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

1. Районның социаль-иктисади үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Чирмешән муниципалт райны башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

   Христоферова Любовь Ивановна - "Камалова Р.И." крестьян-фермер хуҗалыгы сыер савучысы;

Кириллова Надежда Петровна - Чирмешән кадет мәктәп-интернатының математика укытучысы;

Гомәров Гөлнур  Мөбәрәкҗан кызы - район үзәк больницасының теш технигы;

 Арютин Михаил Иванович - "Чирмешән коммуналь челтәрләре" директоры урынбасары.

2. Районның социаль-иктисади үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Чирмешән муниципалт райны башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Федоровский Анатолий Константинович - район газ хезмәте начальнигы;

Малешина Гөлчәчәк Әзгар кызы -  "Чирмешән коммуналь челтәрләре" склад мөдире;

3. Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар хезмәт иткәне һәм тырыш хезмәте өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлку министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

Мотягина Александра Федоровна - "Чирмешән  агрохезмәтләре" җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире.

4.  Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар хезмәт иткәне һәм  хезмәтен намус белән башкарганы  өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлку министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

Рәфыйков  Фәйзерахман Габдерахман улы - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе машина йөртүчесе.

5. Һөнәри бәйрәм  "Торак коммуналь хезмәте хезмәткәрләре көне" уңаеннан ТР  коммуналь предприятиесе Союзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Вафина Хәнүзә Гали кызы -  "Чирмешән коммуналь челтәрләре" бухгалтеры;

Миронов Дмитрий Николаевич - "Чирмешән коммуналь челтәрләре" машина йөртүчесе;

Кузин Владимир Александрович  - "Чирмешән коммуналь челтәрләре" экономисты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International