Чирмешән муниципаль районы командасы ГТО нормалары тапшыру буенча 2250 балл җыеп 4нче урынны алды

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

2017 елның 4 мартында Зәйдә ГТО нормалары тапшыру буенча икенче республика этабы узды.

Зона ярышларында җиде район спортчылары катнашты (Зәй, Сарман, Нурлат, Чирмешән, Тукай, Мөслим, Актаныш).  Барлык спортчылар да район этабында ГТО нормаларын тапшырган.

Чирмешән районыннан, төрле яшь төркемнәрендә 9 кеше катнашты: Ришат Шакиров, Эдуард Ковшик (10 яшькә кадәр), Варвара Тимирясова, Сергей Бодрягин (10-20 яшьлекләр), Юлия Тимирясова (20-29 яшьлекләр), Марат Әһлиуллин (30-39 яшьлекләр),  Марина Колесникова (40-49 яшьлекләр), Әхтәм Мусин (50-59 яшьлекләр), Исмәгыйль Кәримов (60-69 яшьлекләр).

ГТО нормаларын түбәндәге спорт төрләре буенча тапшырдылар: чаңгы, тартылу, гер күтәрү, ераклыкка сикерү, пресс, идәннән күтәрелү, пневматик винтовкадан ату, йөзү.

Чирмешән муниципаль районы командасы ГТО нормалары тапшыру буенча 2250 балл җыеп 4нче урынны алды.

Үз яшь төркемендә урын алучылар: Сергей Бодрягин - 1 урын, Марина Колесникова, Юлия Тимирясова, Варвара Тимирясова, Әхтәм Мусин - 2 урын, Марат Әһлиуллин - 3 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International