БиС технологиясе нигезендә гомум белем бирү мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия сыйфаты белән идарә итү

2017 елның 7 марты, сишәмбе

4-6 мартта Чирмешән лицее базасында районның 100 укытучысы һәм методик кабинет педагоглары "БиС технологиясе нигезендә гомум белем бирү мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия сыйфаты белән идарә итү" проектын тормышка ашыру буенча укыдылар.

Укуларны "БиС" технологиясенең авторы, педогогика фәннәре кандидаты, Астана шәһәреннән килгән Вассерман Федор Яковлевич уздырды.

Педагоглар 4 мартта технологиянең теориясен өйрәнделәр, 5 мартта ачык дәресләр карадылар, 6 март тәрбия юнәлешенә багышланды.

Укуның йомгаклары буенча укытучыларга Сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International