5 март көнне район үзәгендә спартакиада узачак

2017 елның 3 марты, җомга

5 март көнне район үзәгендә спартакиада узачак. Район оешмалары, учреждениеләре вәкилләре анда сигез спорт төрендә көч сынашырга тиеш була.

Бәйгечеләр йөзүдә, пневматик мылтыктан атуда, кул көрәштерүдә, гер күтәрүдә, турникта тартылуда, гәүдәне күтәрүдә (пресс), идәннән төртелүдә (отжимание) ярышачак. Аркан тартышу –программаның финал өлеше. Шунысын әйтергә кирәк, бер катнашучы ике спорт төрендә генә чыгыш ясый ала.
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган әлеге спорт бәйрәме “Чирмешән” физкультура-савыктыру комплексында 9.30да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International