Соңгы атнада Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте Яуты Тау, Ивашкино, Туймәт авылларында яшәүчеләр белән очрашты. Халык алданда Мәдинә Талипова 2016 елда җәмгыять башкарган эшләр буенча отчет тотты. Беренчел оешма рәисләре үзләренең авыларында башкарган эшләре турында сөйләделәр.
Очрашулар җылы, дустанә мөгаләмәдә узды, бу мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы белән. Матур тардиция буенча, инвалидлар җәмгыяте очрашуда 70яшь һәм аннан өлкәнрәк юбилярларны котладылар.