25-26 февральдә Казанда узган III ачык Республика конкурсына республикадагы балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче 130дан артык яшь гитарачы җыелды. Бәйгедә катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм Дипломнар тапшырдылар. "Солистлар" номинациясендә Мансур Галәүтдинов I дәрәҗә, Никита Михляев III дәрәҗә Дипломат булдылар, Камил Казаков катнашучы дипомына ия булды. "Серебряные струны" ансамбле "Ансамбльләр" номинациясендә III дәрәҗә Лауреат булдылар.