Үзәк балалар китапханәсе "Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" 1 Төбәкара акциядә катнашты. Чарада беренче Чирмешән мәктәбенең 4 класс укучылары катнашты. Әлеге акциянең максаты - үсеп килүче буында милли фольклорны популярлаштыру. 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә китапханәдә рус һәм татар халкының фольклор әсәрләрен кычкырып укыдылар.