Чирмешән район үзәк больницасында 2016 елга йомгак ясадылар

2017 елның 18 феврале, шимбә

Чирмешән район үзәк больницасында 2016 ел йогракларына һәм 2017 елга бурычларга багышланган медицина киңәшмәсе узды.  Утырышта ТР Сәламәтлек министры урынбасары Виниченко В.В. һәм район башлыгы Дәүләтшин Ф.М. катнашты.

Төп доклад белән баш врач Мирзин Р.Т. чыгыш ясады. Үзенең чыгышында эшчәнлеккә һәм төп күрсәткечләргә анализ ясады.  Чирмешән районында туучылар саны кими. Үткән ел 314 кеше үлгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 8гә кимрәк. Былтыр 172 бала туган, 2015тә - 198.

Утырышта катнашкан кунаклар да бу проблемаларга тукталды, аны чишү юлларын табарга кирәклегенә басым ясадылар.

Киңәшмә ахырында сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар эшләүчеләрне бүләкләделәр.

Эш визиты кысаларында Виниченко В.В. район халкын кабул итте.

Врач-статистик Зилә Минеголова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International