2017 елның 23 январеннан 16 февраленә кадәр башлангыч класс укучылары арасында "Мин - тикшеренүче" исемле муниципаль конкурс узды.
Конкурсның заочный турына 9 мәктәптән 9 эш тәкъдим ителде. Очный турга барысы да узды. Икенче Чирмешән мәктәбендә узган конкурста катнашучылар тикшеренү эшләрен якладылар.
Әлеге бәйгедә Күтәмә мәктәбе укучысы Юлия Елховская беренче булды. Икенче урында - Иске Элмәле мәктәбеннән Тимур Овчиннико һәм икенче мәктәптән Виктория Кандрова, өченчедә - Әккәрәй мәктәбеннән Валера Федоров һәм Иске Үтәмеш мәктәбеннән Венера Локманова.