Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

7 февраль көнне район мәдәният йортында Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә мәдәният-ял оешмелары, музейлар, сәнгать мәктәбе, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә эшендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова катнашты.

Мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм 2017 елга бурычлар хакында  сөйләде.

2016 елда мәдәният оешмасында башкарылган эшләре хакында Туймәт авыл мәдәният йорты директоры Р. Бәдретдинова, Казанка авыл клубы мөдире С. Жесткова, Түбән Кармалка авыл китапханәсе мөдире О. Плетенкова,  балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Г. Харисовалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International