2017 елның 30 январенда Чирмешән районы коммуналь челтәрләре оешмасының 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев һәм оешма коллективы катнашты.
Чара башында Чирмешән районы коммуналь челтәрләре оешмасы җитәкчесе Айрат Шакиров 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин үзенең чыгышында коммуналь хезмәткәрләргә уңышлы эшләүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде, сорауларга җавап бирде һәм 2017 елга планнар турында сөйләштеләр.