2017 елның 28 январенда яшьләрнең ял итү үзәгендә "Своя игра" интеллектуаль уены узды. Уенда эшче яшьләр, студентлар һәм мәктәп укучылары командалары катнашты.
Чара барышында уенчылар үзара күңелле аралаштылар, фикер алыштылар. Кызу уен барышында эшче яшьләр командасы җиңүче булып танылды, студентлар - икенче, укучылар өченче урында.