Яңа Кади авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа Кади  авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина,  район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов  2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Авыл җирлегенә Утыз Имән һәм Кызыл Чишмә авыллары керә, 185 йортта 463 кеше яши.  2016 елда туучылар булмаган, 15 кеше үлгән.

2016 елда ФАП ремонтланган,  авыл җирлегендә  урамнарга 30 яктырткыч куелган, 530 метр озынлыгында юл салынган, чишмәне ремонтлый башлаганнар. 2017 елда Утыз  Имән авылында электр баганалары алмаштырылачак.

Шәхси хуҗалыкларда 191 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 66сы - савым сыеры, 147 баш - сарык, 8 баш - ат, 2063 баш - кош-корт, 46 баш - умарта.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.

Җыенда түбәндәге сораулар бирелде:

- юлларга ремонт кирәк;

-  саву аппаратларына субсидия бирү;

-  пай җирләре өчен исәп-хисап;

- мәчетнең документация эшләренә финанс ярдәме.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International