Ватанны саклау дигән һөнәр бар!
2017 елның 11 январендә, Бөтенроссия мәгълүмати-агитация акциясе кысаларында, районның чыгарылыш класс укучылары һәм Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары белән "Ватанны саклау дигән һөнәр бар!" исемле чара үтте.
Әлеге чарада Үзәк хәрби округның хәрби инспекторы генерал-майор Анатолий Петрович Молоствов та катнашты. Шулай ук югары хәрби уку йортларында укучы курсант якташларыбыз да чыгыш ясады.
Ватанга тугрылыклы ил сакчылары - ике ул үстергән өчен Гөлсирә Нәҗип кызы Сваровская район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.