2017 ел башына милек салымы буенча гомуми бурыч 2 миллион 544 мең сум

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

2017 ел башына милек салымы буенча гомуми бурыч 2 миллион 544 мең сум тәшкил итә.

Чирмешән районындагы 18 авыл җирлегенең 9 сында салымнар буенча бурычлалар юк: Иске Котыш, Яңа Элмәле, Туймәт, Яңа Кади, Күтәмә, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка.

Җыелып  бетмәгән салымнарның яртысы (1 миллион 234 мең сумы) Чирмешән авыл җирлегенеке. Шулай ук Кармаш (635 мең сум), Иске Үтәмеш (311 мең сум), Ивашкино (107 мең сум), Шешмнка (101 мең сум) авыл җирлекләренең дә  суммалары зур.

2017 елда  милек салымы буенча бурычларны киметү өстендә эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International