Атналык киңәшмә

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2017 елның  9 январенда  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина  район оешмалары җитәкчеләре  һәм авыл җирлекләре башлыклары белән  атналык киңәшмә үткәрделәр.

Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте.  

1.Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Чирмешән Агро" җәмгыяте токаре Фәрит Вәгыйз Гайнетдинов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук якташыбызга район башлыгының Мактау грамотасы да тапшырылды.

2.Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгы бухгалтеры  Николай Петрович Петряков Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

3.Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Чирмешән ашлык кабул итү предприятиесе" машина йөртүчесе Сәгыйть Закир улы Мусин  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

4. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Моляков В.А." крестьян-фермер хуҗалыгы агрономы Николай Сергеевич Матвеев Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

5. Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чирмешән үзәк китапханәсе библиографы Зинаида Илларионовна Долгополовага район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Утырышта катнашучылар полиция бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар, торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында  мәгълүматлар тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International