Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында компьютер серләренә өйрәтәләр

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Хәзер бездә тәрбияләнүчеләр  компьютер белән якыннан таныша ала.  Безнең йорт-интернатта компьютер серләренә өйрәтүче курслар эшли башлады. 

Йорт-интернатта компьтер классы бар, анда интернетка тоташтырылган  ноутбуклар эшли. Әлеге техникалар министрлык ярдәме белән алынды.

Биредә яшәүчеләр олы яшьтә булуларына карамастан бик теләп өйрәнәләр, дәресләр һәр көн үткәрелә.  Өлкәннәребез үзләре өчен күп яңалык беләләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International