2016 елның 7 сентябрендә Чирмешән үзәк больницасы врачлары беренче санлы Чирмешән урта мәктәбенең 4-9 класс укучылары белән "Сәламәт яшәү рәвеше" һәм "Гриппны кисәтү" темаларына әңгәмә уздырдылар.
Врач-педиатор Әбдрәшитова С.Ә. укучыларга сәламәт яшәү рәвешенең үз эченә нәрсәләр алуы турында сөйләде. Ә врач-статистик Минеголова З.М. гриппка каршы вакцина ясауның өстенлекләре хакында җиткерде.