3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне, бу көнне Россия Бесландагы трагедияне искә ала.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу трагедияне искә алып, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында чара үткәрделәр, анда яшәүчеләргә терроризм һәм аның җәмгыятькә китергән куркынычы турында сөйләделәр.
Китап укырга яратучыларга китапханәчеләр китаплар да алып килде.