Район үзәк больницасы хезмәткәрләре гриппны профилактикалау турында мәгълүмат җиткерә башладылар. Медицина хезмәткәрләре беренче очрашу-лекцияне район коммуналь челтәрләрендә уздырдылар. Чарада 12 кеше катнашты.
Врач-статист Минеголова З.М. гриппны вакцина кулланып профилактикалауның өстенлекләре турында сөйләде.
Мондый чаралар башка хезмәт коллективларында да үткәрү планлаштырыла.