Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылы белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләрен күрсәтү өлкәләрендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның 2016 елның 1 ярытеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсендә мәгълүматны һәм зарури материалларны билгеләнгән вакытта тапшыру кирәклеге турында хәбәр итә.
Тутыру өчен кирәкле хисап рәвешләре “БМАС” ФДМС системасы аша җибәрелде, шулай ук Дәүләт комитеты сайтындагы “Документлар”, “Җайга салынулы оешмаларга” (“Коммуналь комплекс оешмалары”, “Электр һәм җылылык энергетикасы” бүлекчәләрендә) урнаштырылган.
20.07.2016 №2-27/1738 мәгълъмат хаты.