Татарстан тәүлеклек сөт савымы күләмнәре буенча Россия төбәкләре арасында ышанычлы рәвештә алда бара

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  оператив белешмәләре  буенча 6 майга  тәүлеклек  сөт савымы  күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  иң  югары  күрсәткечләр  Татарстан  Республикасында – 3,5 мең   тонна. Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында    Краснодар  крае – 2,7 мең тонна, ә өченче  урында   Воронеж өлкәсе  – 2,2 мең   тонна.

Тәүлеклек  сөт  сату  күләмнәре  буенча    топ-10 төбәккә  шулай  ук түбәндәге  өлкәләр   керә:    Киров   (1,8 мең   тонна), Свердловск    (1,7 мең   тонна), Новосибирск    (1,7 мең   тонна), Ленинград   (1,6 мең   тонна), Белгород   (1,6 мең   тонна), Мәскәү  (1,5 мең   тонна), Түбән Новгород  (1,4 мең   тонна), Вологда   (1,3 мең   тонна) һәм  Рязань  (1,1 мең   тонна) һәм Төмән  (1,1 мең   тонна) өлкәләре.

Илнең авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  бер  сыердан  уртача  тәүлеклек  савым   17,07 кг тәшкил итте, юу  узган  елның  шушы  датасына  караганда    0,96 кг күбрәк. 

«Республикада  15 майга  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тәүлеклек  тулаем  савым    3755,5  тонна тәшкил  итә,  бу  узган  елның  шушы  датасына  караганда    146,1  тоннага күбрәк,  ягъни      104,1% тәшкил  итә», – дип  билгеләп  үтте  Министрлыкның  терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Сирень Нигъмәтҗанов.

Шуны  да  әйтергә  кирәк,  сөт  терлекчелеге - Татарстан  агросәнәгать комплексының  өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе.  Республикада  сөт  җитештерүгә  һәм сатуга  Министрлык  тарафыннан  күрсәтелә  торган ярдәм   аркасында  уңай  нәтиҗәләргә  ирешелә.  

Татарстан  Республикасы буенча  2019 елның  15 маена  савым һәм сөт  сату  турындагы  мәгълүмат  белән безнең  сайтта “Оператив  мәгълүмат”бүлегендә  танышырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International