12 декабрьдә район мәдәният йортында "Жемчужины родного края" - "Туган як җәүһәрләре" район халык иҗаты фестиваленең чираттагы концеты узды. Бу көнне тамашачылар Мордва Афонькәсе, Шешминка, Андреевка, Лагерка авыллары үзешчәннәренең чыгышын күрә алды. Жюри хөкеменә 28 концерт номеры тәкъдим ителде.