Яңа ел алдыннан районның тагын 33 яшь гражданына, тантаналы шартларда, төп документларын тапшырдылар. Ел башыннан барлыгы 115 яшүсмер паспортлы булган.
Район мәдәният йортында узган бу чарада, соңгы айларда 14 яшь тулган малайларга һәм кызларга, паспортлар белән бергә истәлек бүләкләре дә бирделәр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин тәбрикләде һәм тормыш юлын бу документларына тап төшермичә, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермичә үтүләрен теләде.