Чирмешән муниципаль районында психолог белән ком терапиясе

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 10 октябрендә Иске Элмәле авылында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гыйләҗева А. А. ком терапиясе кулланып коррекция дәресе уздырды.

Бу гадәти булмаган техника, аның ярдәмендә бала миниатюрада комнан һәм кечкенә фигуралардан үз дөньясын төзи. Балага сәгатенә күренми торган галәм бирелә, аның эчендә ул үзенең шәхси дөньясын булдыра ала.

          Әлеге терапия ярдәмендә бала тынычланырга мөмкин. Комлы уеннар фантазияне үстерә, төп акцент баланың иҗади яктан үз-үзен күрсәтү, шуның аркасында эчке киеренкелектән чыгу һәм үсеш юлларын эзләү бара.

           Әлеге хезмәттән файдаланырга  теләүчеләрне МФЦ бинасында көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон: 2-56-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International