Безнең команда «Вперед, юнармейцы!» хәрби-спорт уеннарының сайлап алу этабында җиңүче

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты  командасы «Вперед, юнармейцы!» хәрби-спорт уеннарының сайлап алу этабында бишенче зонада 8 команда арасында җиңүче булды. Командада 8-9 класс укучылары -  8 егет һәм 2 кыз. Команданың җитәкчесе - Мәссаров Хаким Сабирҗан улы. 

Сайлап алу туры Казанда 12-19 сентябрьдә уза. Анда 51 команда катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International