2018нче ел Татарстанда “Ир-ат сәламәтлеге елы” дип игълан ителде. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-атлар һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасындагы аерма 11 ел тәшкил итә. Димәк, көчле затларга үз сәламәтлегенә игътибарны арттырырга кирәк.
Әлеге ел кысаларында республиканың Кама аръягы районнарында “ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасы игълан ителде. Ул Яңа Чишмә районында башланып китте. Бер атнадан соң алар әлеге эстафетаны безнең районга тапшырды.