Кош гриппын Чирмешән районы территориясенә кертмик

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Бу көннәрдә  илнең  тугыз төбәгендә кош гриппы очраклары  ачыкланган.  Татарстанның да Чүпрәле, Кайбыч,  Тәтеш районнарында шәхси йортларда үлгән кошларның биоматериалларында әлеге чирне  таратучы   вирус табылган.
Кош гриппы – кискен йогышлы авыру, ул кошларның ашкайнату һәм сулыш органнарын зарарлый, аларның үлеменә китерә.
Кош гриппының беренче билгеләре: йомырка салу кимү, йокымсырау, кикрикләр зәңгәрләнү, кош-кортның йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү һәм гырылдый башлау. Соң чиктә – үлем.
-Күрше Самара өлкәсендә дә әлеге йогышлы авыруның 16 чыганагы теркәлгән. Кешеләр тормышына да кыркыныч тудыручы кош гриппының безгә үтеп керүеннән сакланыйк, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы  Виталий Ухливанов. - Кош гриппы  мөгезле эре терлекләргә куркыныч тудырмаса да, су, һава һәм тын юллары аша кешеләрне зарарларга  мөмкин.
Бу авыруны йоктырмас өчен, кош-кортлар сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә кош гриппы авыруы очраклары ачыкланган төбәкләрдән аларны сатып алмаска.  Шулай ук бу төбәкләрдән кош продуктларын да кертмәскә. Ә кош-корт асраучыларга  аларны ябулы тоту сорала. Авыл җирлекләре башлыкларына  үз территорияләрендәге шәхси хуҗалыкларда булып, кош гриппы турында аңлату эшләре алып бару кирәк. Әгәр чирнең беренче билгеләрен күрсәгез,  тавык  яки башка кошларыгызның үлем очраклары күзәтелсә, район ветеринария берләшмәсенә 2-51-70, 2-28-20 номерларына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International