Керкәле авылыннан Зәйнәп Зәки кызы  Ибраһимова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Керкәле авылыннан Зәйнәп Зәки кызы  Ибраһимова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты исеменнән котлаулар кабул итте.

Зәйнәп Зәки кызын юбилее белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Лена Портнова, район социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары  Елена Кочина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам  Гыйләҗевлар котлады. 

Лена Алмаз кызы юбилярга Россия Президенты В.В.Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары тапшырды, саулыкта озын гомер кичерүен теләде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Зәйнәп Зәки кызы Керкәледә туып үсә, Бөек Ватан сугышы елларында башка яшьтәшләре кебек колхозда, фермада  эшли,  авыр эшләр башкара.

1951нче елда Зәйнәп авылдашы  Габдрахман Әшрап улына кияүгә чыга. Зәйнәп әби гомере буе колхозда эшли, чөгендер эшкәртә, колхозда кая кушсалар шунда бара. Ире шофер хезмәтен башкара.  Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ибраһимовлар тату гаилә булып 56 ел яшиләр, кызганыч, 2007 елда  ире үлә, Зәйнәп әбигә ике баласын да югалтырга туры килә.

Зәйнәп әби туган авылында ялгызы гомер кичерә, хуҗалык эшләрен үзе башкара, ипи дә пешерә. Кызы һәм улының гаиләләре, биш оныгы, җиде оныкчыгы төп йортта еш кунак булалар. Бүген дә якын кешеләрен котларга аларны күбесе кайткан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International