2018 елның 6 июлендә яшьләр үзәгендә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аңа 8 чирмешәнле ия булды.
Ана капиталына сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды һәм бәхетле аналарны сабыйлары туу белән котлады.
Пенсия фондының клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Закировалар да аналарны сертификат алулары һәм балалары туу белән тәбрикләделәр.