Күтәмә мәктәбе укучысы Айдар Хөсәеновка Казан милли тикшеренү технология университетыннан сертификат җибәргәннәр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Күтәмә мәктәбе укучысы Айдар Хөсәеновка Казан милли тикшеренү технология университетыннан сертификат җибәргәннәр.

Химиядән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Айдарга, анда укырга керсә, беренче семестрда ай саен 20 мең сум стипендия түләнәчәк. Беренче семестрны “бик яхшы” билгеләренә тәмамласа, аның стипендия күләме шул килеш кала. Кирәк булса, аңа уку чорында тулай торактан югары комфортлы урын да бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International