6 июнь рус әдәбиятының бөек классигы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә Россиядә Рус теле һәм Пушкин көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу көнне Яшьләр мәйданчыгында бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмгә кунак булып Пушкин әкиятләре геройлары килде. Чарага килүчеләр шагырьнең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройларын ясадылар. Иң активларга призлар һәм дипломнар тапшырылды.