Хөрмәтле Чирмешән районы эшмәкәрләре!

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле район эшмәкәрләре!
Сезне Россия эшмәкәрлек көне — районыбызның социаль–икътисадый иминлегенә ярдәм итүче, икътисадны үстерүгә өлеш кертүче энергияле һәм инициативалы кешеләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Нык ихтыяр көче, сәләтегез сезгә үзегезне икътисадның төрле өлкәләрендә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сезнең тырышлыгыгыз белән базарлар товарлар белән тулып тора, хезмәт күрсәтү, көнкүреш әйберләре, транспорт белән тәэмин ителеш үсә, хезмәт урыннары булдырыла. Район икътисадында сез үз урыныгызны таптыгыз. Яңа идеяләрне тормышка ашыру — зур тырышлык сорый торган һәм шул ук вакытта хөрмәткә лаек күләмле, җаваплы хезмәт. 
Сезгә нык сәламәтлек, куелган максатыгызга ирешүдә уңышлар, ышанычлы партнерлар һәм эшегезнең алга баруын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International