"Белергә тиеш!" Бөтенроссия акциясе кысаларында яшьләр ял итү үзәге район үзәк больницасы хезмәткәре Мингулова З.М. белән берлектә Чирмешән лицее һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән мәгълүмати сәгать уздырдылар. Чара барышында укучылар ВИЧ авыруы турында күп файдалы мәгълүмат, бу проблеманы чишү юллары турында белделәр.