"Конституция балалар күзлегеннән" исемле рәсем конкурсы

2018 елның 4 мае, җомга

2018 елның 3 апреленнән 27 апреленә кадәр районның мәгариф оешмалары арасында "Конституция балалар күзлегеннән" исемле  рәсем конкурсы  уздырылды. Бәйгегә 16 оешмадан 28 эш тәкъдим ителде.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында Ивашкино авылы балалар бакчасынна  Оксана Емельянова (җитәкчесе - Утриванова Е.М.) җиңүче булды.

Башлангыч класлар арасында Чирмешән лицееның 1 класс укучысы Адилә Насыйрова (җитәкчесе - Мөхәммәтшина Г.М.) җиңүче.

Беренче Чирмешән мәктәбенең 9 класс укучысы Дарья  Кузницова 5-11 класслар арасында җиңүче.

Җиңүчеләрнең эшләре Татарстан Республикасы конституция судына юлланды. Бәйгедә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International