2018 елның 16 апрелендә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты базасында «Современный урок – как основа эффективного и качественного образования» темасына биология һәм география укытучыларының район семинары узды.
Семинар эшендә район мәктәпләренең 20 укытучысы катнашты. Семинар барышында күрсәтелгән ачык дәресләрдә техник җиһазлар, мультимедия чаралары кулланылды.