20-22 февральдә кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы узды.
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты гомум команда беренчелегендә бишенче урын алды. ДЙА фәннәре буенча комплекслы сынауда икенче булдылар. Автомат сүтеп җыю буенча Анастасия Малыгина - 2нче, гәүдә белән алга бөкрәю буенча Карина Муравьева 3нче урында.