Халыкара туган тел көне уңаеннан, 21 февральдә үзәк китапханәдә "Туган тел - халыкның җаны" исемле мәгълүмати сәгать узды. Чарада кунаклары интеллектуаль конкурсларда катнаштылар, анаграмма төзеделәр. Һәр катнашучы Татарстан халыклары телләре турында мәгълүмати буклет алды.