Бәркәтә һәм Туймәт  авылларында халык җыеннары узды

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Халык җыенында  район башлыгы – Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйваларын башкаручы Илфат Шәйдуллин,  район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Кәримов һәм район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Халык җыены авыл җирлекләре башлыклары  Гөлфәния Гайнанова һәм Айдар Кәримовларның 2017 елда башкарылган эшләр хакындагы отчеты белән башланып китте.

Район полиция бүлекчәсенең участок уполномоченные Нияз Ногманов һәм Айрат Фәссаховлар   2017 елда авыл җирлегендә хәл һәм мошенниклык очраклары турында сөйләде.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина республикада эшләп килүче авыл хуҗалыгы программалары турында сөйләде. 
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында   http://agro.tatarstan.ru/rus/granti-fermeram-i-subsidii-lph.htm

Районның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Светлана Кузнецова 2017 елда райондагы күрсәткечләр турында сөйләде.

Халык алдында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев чыгыш ясады.

Халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Җыен бүләкләүләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International