"Туган көне белән тәбрик итәбез" акциясе дәвам итә

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 январенда волонтерлар социаль хезмәт белгече Галина Микушова белән Яңа Элмәлегә Апполинария Симухинаны туган көне белән котларга бардылар.

Апполинария - мөмкинлеге чикләнгән бала, тулы гаиләдә тәрбияләнә. Үткән ел велосипедтан егылып аягын авырттырган, әлегә үзе хәрәкәтләнә алмый.

Бүгенге акциядә  Чирмешәнннән Галина Микушова, Римма Әхмәтшина, Әккәрәйдән Галина Маркелова,  Девичья Полянадан Оксана  Сидоровалар катнашты.

Апполинариягә туган көнендә көтелмәгән бүләк булды.

2017 елның декабрьендә башланган акция дәвам итә, һәр ай саен, шулай, мөмкинлеге чикле бер баланы котаячаклар.  Иганәче булырга теләсәгез 2-54-98 номерына шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International